Менделеевск “Берег надежды” үзәгендә Әниләр көне алдыннан берничә чара уздырганнар

2014 елның 24 ноябре, дүшәмбе

Шушы көннәрдә Менделеевск “Берег надежды” халыкка социаль хезмәт күрсәтү  комплекслы  үзәгендә Әниләр көненә багышланган чаралар уздырганнар. Алар балаларда Әниләргә карата хөрмәт, әниләргә мәхәббәт, гаиләне ныгыту хисләре тәрбияләүгә  багышланган.

Үзәк белгечләре әниләргә бүләк әзерләү буенча мастер-класс үткәргәннәр. Социаль яклауга мохтаҗ булган гаиләләрдән 12 бала квиллинг һәм оригами техникаларын кулланып, әниләре өчен оригиналь фоторамкалар ясаган.

Балалар шулай ук әниләре белән бергә уеннарда да катнашканнар.

Чара ахырында исә үз куллары белән ясаган бүләкләрен тапшырганнар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International