Зәйнең “Радость” үзәгендә социаль хезмәт күрсәтүгә мохтаҗ гаиләләргә бушлай хокукый ярдәм күрсәтелгән

2014 елның 24 ноябре, дүшәмбе

Бөтенроссия балаларга хокукый ярдәм көне уңаеннан Зәйнең “Радость”  үзәгендә балалы гаиләләр, социаль хезмәт күрсәтүгә мохтаҗ балалары булган, мөмкинлекләре чикле балалар тәрбияләүче гаиләләргә бушлай хокукый ярдәм күрсәтелгән.

Әлеге чарада “Радость”  үзәге директоры, нотариус һәм үзәкнең юрисконсульты катнашкан.

Очрашуда  инвалид балалар һәм аларның гаилә әгъзаларының  хокуларын яклау темалары буенча сөйләшү булган.  Ата-аналарга  барлыкка килгән бәхәсле ситуацияләре чишүдә ярдәм күрсәтү, эшли торган ата-аналарга инвалид балаларны карау өчен түләү тәртибе, васыятьнамә язуда инвалид баларның хокукларын саклау, васыятьтә мәҗбүри өлеш, дәвалау урынына бару өчен компенсация  мәсьәләре турында  мәгълүмат җиткергәннәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International