Шушы көннәрдә “Гаилә” гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм мәгълүмати-методик республика үзәге белгечләре “Социаль күренеш буларак ятимлек. Ятим балаларга, ата-аналар каравыннан мәхрүм калган балаларга һәм аларның законлы вәкилләренә хокукый ярдәм күрсәтү белән бәйле актуаль проблемалар” дигән түгәрәк өстәлдә катнашканнар. Әлеге чара Казан юридик институты тарафыннан Бөтенроссия балаларга хокукый ярдәм көне уңаеннан оештырылган.
Биредә ятим балаларга, ата-аналар каравыннан мәхрүм калган балаларга һәм аларның законлы вәкилләренә хокукый ярдәм күрсәтүдә тармак, хокук саклау, фәнни һәм мәгариф органнарының үзара хезмәттәшлеге сораулары буенча фикер алышканнар.