Балтачның “Наз” үзәге карамагындагы гражданнар урман хуҗалыгы музеенда булганнар

2014 елның 20 ноябре, пәнҗешәмбе

Кичә “Социаль туризм” программасын тормышка ашыру кысаларында Балтачның “Наз” комплекслы үзәгендә тернәкләнү узучы гражданнар Саба урман хуҗалыгы музеенда булганнар. Музейда алар район урманчылыгы тарихы турында тыңлаганнар, урманда яшәүче хайваннар-кошлар белән танышканнар. Аннан соң агач эшкәртү цехына барганнар. Биредә агачтан сувенирлар һәм көнкүреш тауарлары эшләнелә.

Экскурсия күмәк фотога төшү һәм сувенирлар алу белән тәмамланган.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International