Чистайда "Йөрәктән - йөрәккә" дигән хәйрия акциясе узган

2014 елның 12 мае, дүшәмбе
Чистайның "Җылы йорт" балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияләнүчеләр һәм волонтерлар тарафыннан Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 69 еллыгын бәйрәм итү кысаларында "Йөрәктән - йөрәккә" дигән хәйрия акциясе үткәрелгән. Акциянең максаты шәһәр халкын  ил өчен мөһим булган  тарихи вакыйгалар, фактлар, сугыш каһарманлыклары белән таныштырудан гыйбарәт булган.
Приют карамагындагы балалар узып баручы өлкәннәргә мәгълүмати буклетлар һәм котлау открыткалары таратканнар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International