"Тәтеш балкышы" комплекслы үзәге белгечләре Бөек Ватан сугышы ветераны каберен чистартканнар

2014 елның 8 мае, пәнҗешәмбе
Бүген, Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 69 еллыгын бәйрәм итү кысаларында "Тәтеш балкышы" халыкны социаль тәэмин итү комплекслы үзәге белгечләре "Хәтер" дип исемләнгән акция үткәргәннәр.  Алар Бөек Ватан сугышы ветераны Иван Михайлович Кашаевның каберен чистартканнар.  Эш күмәк, җанлы барган.  Белгечләр билгеләгәнчә, бу әйләнә-тирәдәге кешеләр өчен яхшы үрнәк. Ветераннарның каберләрен һәрчак төзек хәлдә тоту - безнең олы бурычыбыз. 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International