Балык Бистәсенең "Ышаныч" комплекслы үзәге белгечләре "Җиңү җиле" дигән акция үткәргәннәр

2014 елның 8 мае, пәнҗешәмбе
Бүген Балык Бистәсе районының "Ышаныч" халыкны социаль тәэмин итү комплекслы үзәге белгечләре 1 нче гимназиянең 9 нчы сыйныф укучылары белән берлектә "Җиңү җиле"  дигән флеш-моб оештырганнар.  Һәр узып баручы бүләккә "Акчарлак" приютында тәрбияләнүчеләр куллары белән ясалган канәфер чәчәкләре, шулай ук йолдыз һәм елмаю сурәте төшерелгән листовкалар кабул итеп алган.  Һавада чын Җиңү җиле исү сизелеп торган - бөтен кеше дә  бирелгән бүләкләргә бик шатланган.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International