Мөслим комплекслы үзәге тарафыннан 9 майга багышланган чаралар үткәрелгән

2014 елның 8 мае, пәнҗешәмбе
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 69 еллыгын бәйрәм итү кысаларында Мөслимнең "Маяк" халыкны социаль тәэмин итү комплекслы үзәге белгечләре берничә чара үткәргәннәр.  Сугышта катнашкан 10 инвалидка котлау открыткалары тапшырылган. Ветераннар белән чәй эчү оештырылган. Кичә исә үзәк китапханәдә социаль куркыныч хәлдәге гаиләләрдә тәрбияләнүче балалар өчен "Сугыш урлаган балачак" дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә үткәрелгән.  Бирегә сугыш чоры балалары чакырылган.
Уку залында китап күргәзмәсе эшләп торган. Шул ук көнне "Туган як" музеена экскурсия дә оештырылган.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International