Республикабыз оешма-предприятиеләренә 44885 эшче кирәк. 30 нчы апрельдән алып 6 нчы майга кадәр булган хисап атнасы өчен эш бирүчеләр тагын 2152 хезмәткәргә ихтыяҗ бар дип белдергәннәр.
Вакантлы урыннарга иң киң сайлау мөмкинлеге Казанда – 20730. 6102 эшсез арасыннан яңа эш урыннарын Яр Чаллыда яшәүчеләр эзли, ә 3977 урынны Алабугалылар дәгъвалый. Шул ук вакытта 20730 татарстанлы халыкны эш белән тәэмин итү үзәкләрендә исәптә тора.
Хезмәт базарында киеренкелек коэффициенты исә шартлы рәвештә бер ачык вакансиягә 0,46 кеше тәшкил итә.