Интернат-йортта яшәүче ветераннарны Минзәләнең "Умырзая" үзәге карамагындагы балалар тәбрикләгән

2014 елның 7 мае, чәршәмбе
Кичә Минзәләнең "Умырзая" тернәкләндерү үзәге карамагындагы балалар өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортка барганнар. Махсус әлеге очрашу өчен алар үз куллары белән открыткалар ясаган булган.  Балалар шулай ук  сугыш темасына концерт та әзерләп килгәннәр. 
Көчле кул чабулар астында өлкәннәр аларның сәхнәдәге чыгышларын карап утырганнар. Ветераннар әйтүенчә, шушы балаларның кунакка килүләре алар өчен Җиңү  көненә иң зур бүләк булган.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International