Яр Чаллының "Асылташ" үзәгендә "Ветеран янәшәдә" дигән акция үткәргәннәр

2014 елның 7 мае, чәршәмбе
Җиңү бәйрәме алдыннан Яр Чаллының "Асылташ" тернәкләндерү үзәгендә "Ветеран янәшәдә" дигән акция узган.  Балалар бу көнне Бөек Ватан сугышы ветераны Валентина Лапина белән очрашканнар. Ул 16 яшендә фронтка китеп,  бөтен сугыш дәвамында  санитар поездында эшләгән, яралы солдатларны үлемнән коткарган. Ветеран балаларга авыр сугыш чоры хакында бәян иткән. Җиңү көнен исә ул поляк-герман чигендә каршы алган.
Ветераннарның яшүсмерләр белән мондый очрашулары өлкәннәргә, туган илгә карата мәхәббәт һәм патриотлык хисләре тәрбияләүдә зур этәргеч булып тора.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International