ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы Самарада үтәчәк хезмәтне саклау буенча Халыкара конференция турында хәбәр итә

2014 елның 7 мае, чәршәмбе
ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы хәбәр итә:  Самара өлкәсенең Хезмәт, мәшгульлек һәм миграция сәясәте министрлыгы тарафыннан һәм Самара өлкәсе Хөкүмәте ярдәме белән    29 майдан 30 майга кадәр Самара шәһәрендә хезмәтне саклау буенча Халыкара конференция үткәрелә. Әлеге Коференциядә хезмәтне саклау өлкәсендә актуаль булган мәсьәләләр хакында сөйләшү булачак. Конференция эшендә хезмәтне саклау өлкәсендә эш йөртүче дәүләт хакимияте органнары, эш бирүчеләр, әлеге өлкәдә хезмәтләр күрсәтүче предприятиеләр катнаша. Чара пленар утырыш һәм түгәрәк өстәл  форматында үтәчәк.
Катнашу бушлай. Татарстанның предприятие вәкилләре дә әлеге Конференциядә катнаша ала.
Конференция Молодогвардейская урамы, 210 нчы йорт, Самара өлкәсе Хөкүмәте бинасында, конференц-залда үткәрелә. Катнашучыларны 9.00 дан 10.00 сәгатькә кадәр теркәячәкләр.
Катнашу өчен гаризаны 12 майга кадәр SchelochkovaVL@samaratrud.ru электрон адресына юлларга кирәк.
Тулырак мәгълүматны әлеге сылтама аша узып табарга мөмкин: http://mtsz.tatarstan.ru/rus/info.php?id=606777.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International