Актанышның "Игелек үзәге" белгечләре ветераннар янына барганнар

2014 елның 7 мае, чәршәмбе
9 нчы май алдыннан Актанышның "Игелек үзәге" халыкны социаль тәэмин итү комплекслы үзәге белгечләре һәм волонтерлар тарафыннан "Яныбызда яши ветеран" дигән акция үткәрелгән. Акция барышында волонтерлар ветераннарның өйләренә килеп, аларга чәчәкләр, котлау открыткалары һәм азык-төлек җыелмалары бүләк иткәннәр.
Ә бүген исә тыл хезмәтчәне Сәгадәт Закирова һәм Баян Хөснимәрдәновалар белән очрашу булып узган. Чара бик күңелле булган, ветераннар авыр балачаклары турында сөйләгәннәр һәм барлык кешеләргә тыныч күк йөзе теләп калганнар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International