Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы җитештерүдәге бәхетсезлек очраклары нәтиҗәсендә зыян күргән хезмәткәрләр хакындагы мәгълүматларны публикацияләүне дәвам итә. Татарстан Республикасының Дәүләт хезмәт инспекциясе мәгълүматына караганда, 17 нче марттан 21 нә чаклы 1 үлем белән тәмамланган һәм 3 авыр бәхетсезлек очрагы теркәлгән.
Үлемгә китергән очрак 15 мартта булган. Казан ТЕЦ-2дә градирня сүткән чакта "Махсус биектектәге эшләр" ҖЧҖ электр белән ябыштыручысы егылып төшкән.
Беренче авыр бәхетсезлек очрагы 11 нче мартта Яр Чаллының "Энерговентиляция" ҖЧҖдә теркәлгән. Көйләү-җибәрү эшләре башкарган чакта монтажчы авыр җәрәхәтләнә.
15 мартта исә Казанның «Агротехмашстройсервис»ЯАҖ электр монтеры биектән егылып төшә.
Бу вакыт аралыгы өчен соңгы бәхетсезлек очрагы 16 нчы мартта була. Амур өлкәсе Сквородинский районы Зур Невер бистәсендәге объектта йөк төяү эшләре башкарганда Тукай районында урнашкан "Брус" ҖЧҖ йөк төяүченең өстенә машина белән менәләр.
Бу хисап атнасында төркемле бәхетсезлек очраклары теркәлмәгән.
Хәзерге вакытта барлык очраклар буенча да тикшерү эше бара.