Бөгелмә "Ялкын" социаль приютында Нәүрүз бәйрәмен каршылаганнар

2014 елның 21 марты, җомга
Бөгелмәнең "Ялкын" социаль приютында Нәүрүзгә багышланган бәйрәм чарасы узыдырылган.  Ялкынлылар янына кунакка 5 нче мәктәпнең 3 нче сыйныф укучылары килгән.  Очрашуның максаты балаларда гореф-гадәтләргә, милли мәдәнияткә, төрле конфессия вәкилләренә карата ихтирам тәрбияләүдән гыйбарәт. 
Бу көнне тамаша милли җырлар, шигырьләр, такмаклар белән үрелеп барган. Бәйрәм кайнар чәй, тәм-томнар белән тәмамланган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International