Бөгелмәнең "Яңарыш" үзәге карамагындагы балалар өчен һөнәри юнәлеш бирүче чара үткәргәннәр

2014 елның 21 марты, җомга
Һөнәри юнәлеш бирү буенча атналык кысаларында Бөгелмә "Яңарыш" мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә  "Барлык һөнәрләр дә яхшы, ошаганын сайлап ал" дигән конкурс узган.  Чараның максаты яшүсмерләрнең шәхси һәм һөнәри үзбилгеләвен тәэмин итү, иҗат мөмкинлекләрен үстерүдән гыйбарәт. Балалар бу көнне ребуслар, биремнәр чишкәннәр, әдәби конкурсларда катнашканнар.
Белгечләр билгеләвенчә,  алда балаларны шәһәр предприятиеләренә экскурсияләр һәм белгечләр белән очрашулар көтә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International