Биектау районында "Мин тормышны яратам" дигән акция узган

2014 елның 21 марты, җомга
Биектауның "Өмет"  халыкны социаль тәэмин итү комплекслы үзәге "Кояшлы балачак" дигән  республика программасы кысаларында   "Мин тормышны яратам" дип исемләнгән акция үткәргән. Әлеге акциядә Биектау районы мәктәпләренең башлангыч һәм урта сыйныфларында белем алучылар катнашкан.
"Мин нигә тормышны яратам" дигән темага фикерләрен балалар аерым кәгазьләргә язып белдергәннәр. Аннан соң бу фикерләрдән һәм рәсемнәрдән коллаж төзегәннәр.  Ул мәктәптә күренә торган урынга элеп куелган.
Оештыручылар сүзләренә караганда,  әлеге эш барышында   балалар "тормыш" дигән төшенчәнең күпкырлылыгын һәм мәгънәсен ачканнар, тормышның төп кыйммәтләрен билгеләгәннәр, яратып һәм куанып яшәргә кирәк дигән нәтиҗә ясаганнар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International