Минзәләнең "Умырзая" тернәкләндерү үзәге белгечләре инвалид балаларның ата-аналары өчен чара үткәргәннәр

2014 елның 21 марты, җомга
Шушы көннәрдә Минзәләнең "Умырзая" мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә  инвалид балаларның әти-әниләре өчен  семинар-практикум уздырылган.  Әлеге чараның  төп темалары "Өй шартларында  вак моториканы  үтсерү", "Мөмкинлекләре чикле баланы социаль-көнкүреш  җайлаштыру" булган.
Тәрбиячеләр ата-аналар белән аларның балаларының мөстәкыйль тормышка әзерлеге, үз-үзен  тәэмин итүе кебек сораулар буенча анкета уздырганнар. Логопед та аерым дәрес үткәргән.
Чара ахырында ата-аналарга вак моториканы үстерү буенча буклетлар таратылган.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International