"Гаилә" үзәге директоры Иҗтимагый совет утырышында катнашкан

2014 елның 21 марты, җомга
Шушы көннәрдә "2014-2020 нче елларга дәүләт милли сәясәтен тормышка ашыру" темасына Иҗтимагый совет утырышы узган.  Әлеге программа кысаларыда уздырылачак конкурс турында мәгълүмат белән "Гаилә" үзәге директоры Татьяна Журавлева чыгыш ясаган.  Әлеге конкурс социаль тәэмин итү махсус учреждениеләрендә тәрбияләнүче  балалар һәм яшүсмерләрдә республикабызда яшәүче халыкларның мәдәният, гореф-гадәтләренә карата ихтирам тәрбияләү буенча иң яхшы тәҗрибәләрне барлау һәм җәелдерүдән  гыйбарәт.
Оештыручылар сүзләренә караганда, бу конкурс әлеге проблеманы уңай хәл итүдә зур роль уйный, социаль учреждениеләрдә эшләүчеләр өчен иң яхшы эш үрнәкләрен күрсәтергә ярдәм итә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International