"КамАЗ" ААҖ двигательләр заводы эшчеләренә Яр Чаллының "Ышаныч" үзәге эшчәнлеге хакында сөйләгәннәр

2014 елның 20 марты, пәнҗешәмбе
Кичә Яр Чаллының "Ышаныч" халыкны социаль тәэмин итү комплекслы  үзәге хезмәткәрләре "КамАЗ" ААҖ двигательләр заводы эшчеләре белән очрашу уздырганнар.  АБК-2 актлар залында завод цехлары эшчеләре белән сөйләшү "Ышаныч" үзәге   эшчәнлеге хакында барган.  Әлеге очрашу эшчеләрдә зур кызыксыну уяткан, чөнки күп заводлыларның өлкән яшьтәге ата-аналары бар, эш күп булу сәбәпле, аларга карата   тиешенчә игътибар  җиткерә алмыйлар.
Шулай ук үзәк хезмәткәрләре "Ай, былбылым" клубы эшчәнлеге һәм озак яшәү мәктәбе белән дә таныштырганнар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International