Волонтерлар "Яшь лидер мәктәбендә" катнашканнар

2014 елның 20 марты, пәнҗешәмбе
Инде 10 елдан артык Алабугада "Волонтер" доброволецлар үзәге эшләп килә.  Балалар йортындагы, шулай ук 7 мәктәптәге отрядлар яшьләрнең тормышын кызыклырак һәм тулырак итәргә омтылалар.
Мисал өчен, шәһәрдә тиздән Яшьләр иҗтимагый советы оештырылачак.   Әлеге идеяне тормышка ашыра башлауга нигез Алабуга өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортта узган "Яшь лидер мәктәбендә" салынган.
Беренче көнне яшьләр семинар эшчәнлеге, бер-берләре белән танышканнар.  Казаннан килгән  кунаклар - "Уртак эш"  иҗтмагый оешмасы җитәкчеләре Дамир Зарипов һәм Илья Трубин балалар һәм яшьләр арасында хәмер һәм тәмәке куллануны ничек кисәтү  турында сөйләгәннәр. Яр Чаллының Доброволецлар үзәге координаторы Антон Актуганов "Гади һәм катлаулы акцияләр" дигән мастер-класс уздырган.
Ахырда исә районның социаль яклау бүлеге башлыгы Светлана Прохорова, "Барс" Яшьләр үзәге директоры урынбасары Инсаф Вәлирахманов, "Яңа Кама" газеты бүлек мөхәррире Сабина Качаева, "Алабуга киче" басмасы чыгаручы мөхәррире Анна Перфильева катнашында яшьләр эшләре темасына аквариум-чара үткән.
Икенче көнне волонтерлар төркемнәргә бүленеп акцияләр үткәргәннәр. "Тормыш чәчәкләре" дигән акция шәһәр халкының игътибарын инвалид балалар мәсьәләсенә юнәлтүдән гыйбарәт булса, икенче төркем волонтерлар интернатта яшәүчеләр өчен дискотека үткәргәннәр. Ә башкалар исә өлкәннәргә оригами һәм открыткалар ясарга өйрәткәннәр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International