Бөгелмә мәктәпләре укучылары шәһәрнең электр насослары заводына барганнар

2014 елның 19 марты, чәршәмбе
Бөгелмә халыкны  эш белән тәэмин итү үзәге чыгарылыш сыйныф укучылары өчен шәһәр предприятиеләренә экскурсияләр оештыруын дәвам итә.  Кичә 1 нче мәктәпнең өлкән сыйныф укучылары "Бөгелмә электр насослары заводы" ААҖдә булып кайтканнар.
Белгечләр укучыларны цехлар, төп һәм ярдәмче производство участоклары, яңа станоклар, нефть табу өчен җайланмаларны ясау һәм төзекләндерү технологияләре белән таныштырганнар.
Укучыларга шулай ук завод тарихы, производствоны җәелдерү һәм модернизацияләү, күләмен арттыру, белгечләргә ихтыяҗ турында да сөйләгәннәр. Аларны бигрәк тә максатчан контракт системасы буенча уку хакында тәкъдим кызыксындырган.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International