Лениногорскида балаларга карата рәхимсез мөнәсәбәтне кисәтү буенча актив эш алып барыла

2014 елның 19 марты, чәршәмбе
Җаваплы ата-ана булу һәм балаларга карата рәхимсез карашны кисәтү буенча гомумрусия кампаниясе кысаларында Лениногорск "Исток-Башлангыч" халыкны социаль тәэмин итү комплекслы үзәге тарафыннан  берничә чара үткәрелгән. Үзәк белгечләре волонтерлар белән берлектә "Күз яшьләрсез балачак" дип исемләнгән акция оештырганнар. Шәһәр халкына балаларга карата рәхимле булу турында искәртелгән буклетлар таратылган.
Балалар  бакчасында исә ата-аналар белән очрашу  узган. Психолог  балаларга карата рәхимсез караш еш булган очракта аларның психикасы һәм физик сәламәтлегендә нинди тайпылышлар булырга мөмкин икәнлеге хакында аңлаткан.
Шулай ук Р.Быковның "Мин монда беркайчан да кайтмыйм"  дигән фильмын караганнар.  Чарада социаль куркыныч хәлдә булган гаиләләрдән әниләр катнашкан.
Учреждениедә  рәхимсез мөнәсәбәтне кисәтү буенча  мәгълүмат, бәлагә тарыган кеше шалтыратырга мөмкин булган телефон номерлары урнаштырылган стендлар куелган.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International