Кукмараның "Тылсым" үзәге Әмирхан Еники истәлегенә әдәби чара үткәргән

2014 елның 19 марты, чәршәмбе
Бүген Кукмараның "Тылсым" халыкны социаль тәэмин итү комлпеклсы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге белгечләре бөек татар язучысы Әмирхан Еникинең 105 еллыгына багышлап иҗади кичә үткәргәннәр.  Чара Туган тел көне кысаларында узган.
Әлеге очрашуны оештыруда башлап йөрүчеләрнең берсе -   үзәк китапханә методисты Тәскирә Сәлимова.  Социаль тернәкләнү курсы узучы 23 өлкән кеше һәм инвалид өчен  язучының китаплары тәкъдим ителгән. Аның язмышы һәм иҗаты турында лекция укылган.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International