Чистайның "Салават купере" социаль ярдәм үзәгендә балигъ булмаганнар арасында тискәре күренешләрне кисәтү өстендә эшлиләр

2014 елның 19 марты, чәршәмбе
Чистайның "Салават купере" гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәгендә "Сайлау синнән" дип исемләнгән күмәк уен уздырылган. Әлеге чара балигъ булмаганнар арасында социаль тискәре күренешләрне кисәтүгә юнәлдерелгән.
Брейн-ринг формасында узган уенда 4,6,16 нчы мәктәпләр һәм 3 нче гимназиядән 17  бала катнашкан.  Уен барышында балалар хәмер куллану, тәмәке тарту, наркомания, ВИЧ-инфекция кебек начар гадәтләрнең зыяны турындагы белемнәрен күрсәткәннәр, аларга ничек каршы торырга дигән сорауга җаваплар биргәннәр. Уенда "Өмет" командасы җиңеп чыккан.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International