Яшь кукмаралылар "Без барын да булдырабыз" дип исемләнгән 7 нче Республика музыка һәм сәнгать конкурсында призлы урыннар яулаганнар

2014 елның 18 марты, сишәмбе
Кукмара районының яшь вәкилләре мөмкинлекләре чикле балалар арасында  "Без барын да булдырабыз" дип исемләнгән 7 нче Республика музыка һәм сәнгать конкурсында катнашканнар. Әлеге конкурс Яр Чаллы шәһәрендә узган.  Кукмара районы "Вокал-соло" һәм "Инструменталь башкару" номинацияләре буенча тәкъдим ителгән.
Жюри карары буенча Нияз Кәримуллин гран-прига лаек дип табылган. Алмаз Әгъләмҗанов  һәм Илъяс Сибгатуллин "Инструменталь башкару" номинациясендә 2 нче дәрәҗәдәге лауреат дип табылганнар.
"Вокал-соло" номинациясендә  Илүзә Хәбибуллина һәм Диләрә Кашапова 3 нче дәрәҗәдә лауреат дип танылганнар.
 Шәфкатьлелек балалар ордены бүлеге тарафыннан оештырылучы әлеге конкурс мөмкинлекләре чикле балаларның иҗат мөмкинлекләрен ачыклау максатыннан чыгып үткәрелә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International