Арчаның “Исток надежды” тернәкләндерү үзәге карамагындагы балалар мөмкинлекләре чикле балалар арасында 7 нче Республика музыка һәм сәнгать конкурсында катнашканнар
2014 елның 18 марты, сишәмбе
Яр Чаллы шәһәрендә мөмкинлекләре чикле балалар арасында "Без барын да булдырабыз" дип исемләнгән 7 нче Республика музыка һәм сәнгать конкурсы башланган. Әлеге конкурсның максаты мөмкинлекләре чикле балаларның иҗат потенциалын үстерүдән гыйбарәт.
Арчаның “Исток надежды” тернәкләндерү үзәге әлеге конкурста ел саен катнашып һәм призлы урыннар яулап килә. Бу елны әлеге конкурска үзәк карамагындагы балалар тарафыннан коляскаларда парлы рус биюе, "Итекләр" биюе, татарча җыр әзерләнгән.
Музыка җитәкчесе Ләйсән Галиева әйтүенчә, әлеге конкурс күп кенә тернәкләндерү үзәкләрендә тәрбияләнүче балалар өчен якты маяк кебек: ул аларның иҗат мөмкинлекләрен ача, сәләтле балаларны ачыкларга ярдәм итә, һәр балага уңышның ни икәнен төшендерә.