Бөгелмә эш белән тәэмин итү үзәге укучылар өчен шәһәр предприятиеләренә экскурсияләр оештыра

2014 елның 18 марты, сишәмбе
Бөгелмә  халыкны эш белән тәэмин итү үзәге чыгарылыш сыйныф укучыларына һөнәри юнәлеш бирү  максатыннан  шәһәр предприятиеләренә экскурсияләр оештыруны дәвам итә.  Бүген 1 һәм 4 нче номерлы мәктәп укучылары өчен Бөгелмә электр насослары заводына экскурсия үткәрелгән.
20 март көнне исә 1 нче мәктәп укучыларын Бөгелмә тегү фабрикасына экскурсия көтә. 27 мартта  2 нче лицей һәм 7 нче гимназия укучылары Бөгелмә механика заводы эшчәнлеге белән танышачаклар.
Белгечләр сүзләренә караганда,  экскурсияләр барышында балалар производство цехлары һәм участоклары, чыгарыла торган продукция, аны сату алымнары, заманча җиһазлар, технологик процесслар белән программа нигезендә идарә итә торган станокларны күрә алачаклар. Укучылар нинди белгечләргә кытлык барлыгы, производстволарны модернизацияләү юллары, белгечләрне максатчан әзерләү программасы буенча белем алу мөмкинлеге, предпритиеләрдә үткәрелә торган һөнәри осталык конкурслары хакында белә алачаклар. 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International