Казанда Даун синдромлы кешеләргә ярдәм йөзеннән акция үткәреләчәк

2014 елның 18 марты, сишәмбе
21 нче март көнне дөньяда Халыкара Даун синдромлы кешеләр көнен билгеләп үтәләр.  Бу көнне "Апрель" мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге   Даун синдромлы кешеләргә җәмгыять игътибарын юнәлтү максаты белән традицион акция уздырырга җыена.  Бу елны 21 мартта "Һәр балада кояш яши" дип исемләнгән акция үткәреләчәк.  Чара "Әкият"  Казан курчак театрында узачак.  Театр фойесында Даун синдромлы балалар һәм Татарстанның күренекле шәхесләренең фотоларыннан торган күргәзмә дә эшләр дип көтелә.
Программада - буйлы курчаклар катнашында уенлы тамаша һәм "Кар королевасы" дип исемләнгән спектакль.
Акция массакүләм мәгълүмат чаралары тарафыннан яктыртылачак.
Башлану вакыты: сәгать 10.00.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International