Яр Чаллының “Кояшкай” тернәкләндерү үзәгендә Әниләр бәйрәме үткән

2014 елның 6 марты, пәнҗешәмбе
Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан  Яр Чаллының мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә  "Бантиклар корольлеге" дигән чара узган.  Биредә Әниләр һәм Әбиләр өчен чын бал игълан иткәннәр.
Тылсымлы бантлар белән бизәлгән әкият агачы кунакларның теләкләрен чынга ашырырга ярдәм иткән.  Балалар музыкант, җырчы, биючеләргә әйләнеп, матур номерлар күрсәткәннәр.
Бал азагында исә  бантиклар королевасы балаларны тәм-томнар белән сыйлаган.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International