Яшел Үзән "Родник" үзәгендә волонтерлар утырышы узган

2014 елның 6 марты, пәнҗешәмбе
Шушы көннәрдә Яшел Үзәндә урнашкан "Родник" гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм җирле үзәгендә "Волонтер" доброволецлар үзәгенең чираттагы утырышы булып узган.  Очрашу барышында "Сөйләм сәнгате" һәм "Чараларны ничек оештырырга һәм үткәрергә?" дигән темаларга лекцияләр укылган.   Шулай ук волонтерлар креативлыкка тренингта катнашканнар.
Уеннар, анкеталар,  шулай ук рәхмәт хатлары тапшырылган "тантаналы өлеш" катнашучыларда онытылмас хатирәләр калдырган.
Билгеләп үтик, Яшел Үзән "Родник" үзәге каршындагы  "Волонтер" үзәге  2011 нче елдан бирле эшчәнлек алып бара.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International