Әлмәт халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре вакантлы эш урыннары ярминкәсе уздырганнар

2014 елның 5 марты, чәршәмбе
Бүген Әлмәт халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре тарафыннан хатын-кызлар өчен вакантлы эш урыннары ярминкәсе үткәрелгән.  Чарада эш белән тәэмин итү үзәгендә исәптә торучы эшсез гражданнар һәм теләге булган һәркем катнашкан.  Бу көнне Әлмәтнең 6 предприятиесе  табиб, бухгалтер, аппаратчы, савыт-саба юучы, диспетчер, пешекче, кондитер, склад мөдире, кондуктор, санитар, җыештыручы кебек эш урыннары тәкъдим иткән.
Әлеге чарага 170 кеше килгән. Вакантлы урыннарга 10 кеше чакырылса, 12 кеше эш белән тәэмин итү үзәге тәкъдим иткән курсларда белем алырга теләк белдергән. 20 кеше исә үзенә туры килерлек һөнәрне ачыклау буенча тест узган.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International