Казанда 19 кешене эшкә урнаштырганнар

2014 елның 5 марты, чәршәмбе
Бүген Казанның Вахитов районы халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре тарафыннан вакантлы  эш урыннары  мини-ярминкәсе үткәрелгән. Чарада шәһәрнең 5 предприятиесе кадрлар бүлеге вәкилләре катнашкан.  Алар арасында "Водоканал" МУП, "Горводзеленхоз тресты", "Метроэлектротранс"  МУП, "Электроприбор"  ААҖ Казан заводы, "Татарстан почтасы"  почта элемтәсе идарәсе кебек предприятиеләр  бар. Ярминкәдә катнашучыларга  инженер, мастер, бухгалтер, троллейбус йөртүче,  слесарь-төзекләндерүче,  электромонтер,  штамплаучы, түбә ябучы, гальваник, тегүче, коючы, почтальон кебек белгечлекләр буенча 469 вакансия тәкъдим ителгән.
Ярминкәгә 223 кеше килгән, шуларның 19ына эш урынына юллама тапшырылган.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International