Идел буе халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә эшсезләрне эшкә урнаштырачаклар

2014 елның 5 марты, чәршәмбе
11 нче мартта Казанның Идел буе районы  халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре вакантлы эш урыннары ярминкәсе уздыралар. Чарада 5 предприятиедән килгән вәкилләр катнашачак.  Алар арасында "Тимер эшләнмәләр Казан заводы" ЯАҖ,  "Казан зоологик ботаник бакчасы", "Эдельвейс-М" КМП" ЯАҖ һ.б. бар.
Эшсезләргә  шулай ук  эш белән тәэмин итү буенча басма матбугат чаралары һәм таратма материаллар белән тәэмин итәчәкләр.
Чара Казан шәһәре, Бертуган Касыймовлар  урамы, 22/7 йорт адресы буенча узачак.
Башлану вакыты: 12.00 сәгатьтә.
Белешмәләр алу өчен 224-86-66 телефоны буенча чылтыратырга мөмкин.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International