Казан "БИНК" социаль эшлекле клубы хезмәткәре яшьләр проектлары конкурсының җиңүчесе дип танылган

2014 елның 4 марты, сишәмбе
Казан "БИНК" социаль эшлекле клубы хезмәткәре Динара Шиһапова  яшьләр проектлары конкурсының "Лидерлык" секциясе буенча  җиңүче дип танылган. Яшьләр проекты конкурсы "Селигер технологияләре" яшьләр программаларына булышлык Фонды,  РФ Мәгариф һәм фән министрлыгының яшьләр эшләре буенча федераль агентлыгы, Внешэкономбанк, "Яшь төзүчеләр союзы"  коммерцияле  булмаган партнерлыгы ярдәме белән үткәрелә. 
Конкурска 13000 гариза кергән булган. Динара Шиһапованың  проекты исә Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының чыгарылыш сыйныф укучыларына һәм шөгыле булмаган яшьләргә  һөнәри юнәлеш бирү программасының бер өлеше булып тора.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International