Балтач "Наз" үзәге белгечләре өлкәннәрне тернәкләндерү процессына яңалыклар кертәләр

2014 елның 4 марты, сишәмбе
Балтачның "Наз" халыкны социаль тәэмин итү комплекслы үзәгендә өлкәннәрне дәвалау өчен тернәкләндерүнең яңа метод һәм формаларын кертәләр. Бу максаттан социаль-тернәкләндерү бүлегендә массаж кәнәфие,  "Кардио-Дэнас" аппараты, "Остэо-Дэнс", "Дэнс-күзлек" "Дэнас универсаль аппараты", "Тубус-кварц"  кебек медицина аппаратурасы сатып алынган. Бу аппаратура күрсәтелә торган хезмәтләрне һәм аларның сыйфатын  киңәйтергә мөмкинлеклек тудырган.
Дәвалау физик культурасы дәресләрендә исә спираль һәм дулкынлы гимнастика төрләре актив рәвештә  кулланыла башлаган.  Пенсионерлар һәм инвалдилар табиб кушуы буенча саф һавада   скандинав йөреше белән шөгыльләнәләр.  Иҗади тернәкләндерү ысуллары да читтә калмаган: арт-терапия һәм хезмәт терапиясе  өлкәннәрнең эчке дөньясын стабильләштерүгә,  үзбәяне күтәрүгә зур йогынты ясый.
Пенсионерлар өчен квиллинг техникасында аппликация  ясау, декупаж һәм скрапбукинг белән шөгыльләнү дә зур шалык китерә. Шәүлә театры һәм курчак терапиясе, музыка түгәрәге эчке проблемаларны ачыкларга рдәм итә, гармония иңдерә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International