“Тәтеш балкышы” комплекслы үзәге каршындагы мобиль бригада районның ерак авылларына чыга

2014 елның 4 марты, сишәмбе

Шушы көннәрдә “Тәтеш балкышы” халыкны социаль тәэмин итү комплекслы үзәге каршындагы мобиль бригада район үзәгеннән еракта урнашкан авылларга чыккан.  Максаты өлкән яшьтәге гражданнар, инвалидлар һәм авыр тормыш хәлендәге гаиләләргә яшәү урыннарына килеп,  социаль хезмәтләр күрсәтүдән гыйбарәт.

Өйдә социаль  тәэмин итү һәм гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекләре белгечләре социаль тәэмин ителүгә, тернәкләндерү техник чараларына язылу буенча аңлату эшләре алып барганнар, электр үткәргечле коляска-утыргычны төзекләндерү турында акт төзегәннәр.

 

Хәмерне артык күп куллана дигән хатын-кызлар белән  исә сәламәт яшәү рәвеше турында кисәтү әңгәмәсе үткәрелгән. Шулай ук “Яшәү урыны-2014” дип аталган  күзәтү-кисәтү операциясе кысаларында  янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәүгә дә игътибар юнәлтелгән.

Мобиль бригада башка авылларга исә ел дәвамында план нигезендә чыгачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International