Казан шәһәрендә студентлар Гаилә күпфункцияле үзәгенең эше белән таныштылар

2026 елның 7 мае, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасының Халыкны эшкә урнашту үзәге идарәсе белән Казан шәһәрең Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнарының Гаилә күпфункцияле үзәге хезмәткәрләре берлектә Бөтенроссия дәүләт юстиция университеты колледжы һәм Казан дәүләт медицина университеты студентлары өчен һөнәри экскурсия үткәрделәр.

Чара һөнәри ориентация эше кысаларында оештырылды һәм яшьләргә социаль өлкәдә киләчәк һөнәрен аңлы итеп сайлауда ярдәм итүгә юнәлдерелгән.

Гаилә күпфункцияле үзәге бүлеге мөдире Анастасия Яцкевич кунаклар өчен үзәк буйлап экскурсия үткәрде, учреждение «бер тәрәзә» форматында эшләү принцибы турында сөйләде. Студентлар үзәкнең заманча инфраструктурасы белән таныштылар: ата-аналар консультация алганда балаларның торырга мөмкин булган функциональ уен зонасы һәм дәүләт хезмәтләре порталына һәм башка мәгълүмат ресурсларына керү чаралары белән җиһазландырылган цифрлы зонасы.

Очрашу барышында һөнәр белгечләре гаилә үзәгенең эшмәкәрлек юнәлешләре һәм социаль ярдәм алучы гражданнар категорияләре турында тукталдылар. Социаль хезмәт күрсәтү өлкәсендәге һөнәрләрнең җәмгыятьнең тоторыклы үсеше өчен әһәмиятенә аеруча игътибар ителде.

Яшьләрне һөнәри ориентацияләү эшчәнлекнең приоритет юнәлешләренең берсе булып тора. Бу кебек чаралар яшүсмерләргә һөнәр реалияләре турындагы тәэссорат алуга һәм социаль өлкәдәге практик эшчеләр белән шәхси аралашуга, хезмәт эшчәнлеге спецификасы һәм һөнәри компетенцияләргә караган таләпләр турында сораулар бирүгә мөмкинлек бирә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International