Җиңү көне алдыннан «Эмет» Биектау районы комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм итү бүлегенең белгечләре «Эмет нуры – Өмет нуры» клубы кысаларында балалар белән дәреслек уздырдылар. Чараның үзенчәлеге булып, рәсем сызар өчен мольберт куллану тора.
Мольбертта рәсем сызу баланың бөтен яклы үсешенә ярдәм итә, аның иҗади потенциалын ача, осталыкларын үстерә һәм яңа тәэссоратлар бүләк итә. Җиңү көне темасына эшләр башкарганда балалар үзләренең сурәтләү сәләтен генә үстермәстән, шулай ук бәйрәм, аның символикасы турында тәэсоратлар формалаштырдылар һәм ватанпәрвәрлек хисләрен ныгыттылар.
Һәр эш кечекайлар сурәтчеләрнең фантазиясе, чыдамлыгы һәм аккуратлыгы аркасында үзенчәлекле булды. Социаль эш белгече Регина Зарипова мондый дәреслекләр балаларга ил тарихын тирәнтәрен аңларга, шәхси сыйфатларын үстерергә һәм бәйрәмгә мөнәсәбәтләрен белдерергә ярдәм итә, дип билгеләп узды.