7 апрель көнне Әлмәт районындагы «Опека» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең Күп функцияле гаилә үзәге базасында хезмәткәрләр һәм социаль хезмәт алучылар өчен зарядка үткәрелде. Программага сәламәтлекне ныгытуга һәм уңай эмоциональ кәеф тудыруга юнәлдерелгән гомуми үстерү күнегүләре комплексы кертелгән иде.
Бу көнне шулай ук Күп функцияле гаилә үзәге белгече, «Луч» яшүсмерләр клубы педагогы һәм 12 нче мәктәп укытучылары Бөтендөнья сәламәтлек көненә багышланган чара үткәрделәр.