Бүген Яр Чаллы шәһәренең «Ышаныч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә Бөтендөнья сәламәтлек көненә багышланган чара узды. Бу бәйрәм бөтен дөнья буйлап кешеләрне берләштерә, сәламәтлекне кайгыртуның мөһимлеген, үз организмыңа сакчыл карау кирәклеген аңлауның һәм актив яшәү рәвешен саклауның мөһимлеген искә төшерә.
Көндезге тору бүлегенең социаль хезмәтләр алучылары да читтә калмады. Иртәнге зарядка саф һавада узды. Күңелле музыка астында социаль хезмәтләр алучылар да, аларның остазлары да рәхәтләнеп күнегүләр башкарды.
Мондый чаралар катнашучыларга физик сәламәтлекләрен ныгытырга гына түгел, психологик киртәләрне җиңәргә, үз-үзләренә ышанычны һәм тормыш сыйфатын арттырырга да ярдәм итә.