«Изгелек» үзәгендә спорт-сәламәтләндерү чарасы узды

2026 елның 7 апреле, сишәмбе

7 апрельдә Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә Бөтендөнья сәламәтлек көне кысаларында спорт-сәламәтләндерү чарасы узды. Аның максаты физик культураны популярлаштыру һәм социаль хезмәтләр алучыларның актив ялын оештыру иде.

Чара башында физик культура буенча инструктор разминка үткәрде. Аннары социаль хезмәтләр алучылар ике командага бүленеп конкурсларда катнашты. Барысы да күңел күтәренкелеге һәм бик күп уңай хис-кичерешләр алды.

Чарада 10 кеше катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International