Бөгелмә районының «Яңарыш» мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә тәрбияләнүчеләр «Абилимпикс» һөнәри осталык чемпионатының төбәк этабында катнаштылар. Чемпионат инвалид һәм сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрнең нәтиҗәле һөнәри юнәлешен формалаштыруга, шулай ук аларның һөнәри белем алуга кызыксынуын арттыруга юнәлдерелгән.
Ярышлар Лениногорск музыка-сәнгать педагогика көллиятенең конкурс мәйданчыгында узды. Балалар үзләренең көчләрен һәм мөмкинлекләрен төрле компетенцияләрдә сынадылар. «Шәккә бизәк төшерү» категориясендә беренче урынны София Ефименко алды, икенче урын – Аделя Габдрахмановада, өченче урынны Яна Крылова алды.
Быел чемпионатта «Чүлмәкчелек эше» компетенциясендә Владислав Курлянов чыгыш ясады, ул өченче урынны яулады.
«Киез сәнгать» компетенциясендә Полина Стройкина катнашучы сертификаты белән бүләкләнде.
Мондый конкурслар инклюзив җәмгыять формалаштыруга ярдәм итә, анда һәр кеше үз потенциалын тормышка ашыра, талантларын ача һәм осталыгын күрсәтә ала.