Балигъ булмаганнарга һөнәри юнәлеш бирү буенча «Сайлау формуласы» программасын гамәлгә ашыру кысаларында Минзәлә районы халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаилә белән эшләү буенча белгече Инзилә Шакирова балигъ булмаганнар өчен халыкны эш белән тәэмин итү үзәгенә һөнәри юнәлеш бирү экскурсиясе оештырды.
Балалар һөнәри юнәлеш тесты үттеләр, ул аларга үзләренең кызыксынуларын яхшырак аңларга ярдәм итте. Шулай ук яшүсмерләр шәһәр предприятиеләрендәге вакансияләр исемлеген өйрәнделәр, мәшгульлек үзәге белгечләренә җәйге каникул чорында вакытлыча эшкә урнашу турында сораулар бирделәр. Балалар эшкә урнашу буенча адымнар белән инструкция алдылар, исәпкә басу тәртибе турында белделәр.