Арча районындагы «Өмет чаткысы» мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге белгечләре Бөтендөнья Даун синдромы белән авыручылар көненә багышланган чара үткәрде.
Чара «Теддида кунакта» уен залында узды, аны хуҗасы Фирзәр Хәйруллин тәкъдим итте. Традиция буенча кунакка әти-әниләре белән бергә Даун синдромы булган балаларны чакырганнар иде.
Музыка җитәкчесе Ләйсән Галиева, логопед Лемара Ганиева, хезмәт буенча инструктор Гөлнара Салихҗанова музыкаль-күңел ачу программасы оештырдылар. Балалар төрле уеннарда актив катнаштылар, музыка коралларында уйнадылар һәм биеделәр. Һәр балага зур булмаган бүләк бирелде.
Музыка җитәкчесе сүзләренчә, мондый чаралар Даун синдромы булган кешеләрне социальләштерүгә һәм аралашу күнекмәләрен үстерүгә ярдәм итә.