18 март көнне Лениногорск районының «Исток-Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә балигъ булмаган социаль хезмәт алучылар белән «Гамәл, хата, хокук бозу» төркемле дәресе үткәрелде.
Социаль эш буенча белгеч Светлана Фазлиева балаларга яшүсмерләрне хокукка каршы эшчәнлеккә җәлеп итүнең куркыныч схемалары турында фильм күрсәтте. Юрисконсульт яшүсмерләргә экстремизмда катнашу нәтиҗәләренең авырлыгын аңлатты, җинаять җаваплылыгы һәм мондый җинаятьләрнең балаларның һәм аларның гаиләләренең тормышына йогынтысы турында искәртте.
Дәрес барышында катнашучылар шулай ук «гамәл», «хата» һәм «хокук бозу» төшенчәләре арасындагы аерманы ачыкладылар, мисалларда рөхсәт ителгән тәртипне хокук бозудан аерырга өйрәнделәр.