Татарстан Республикасының барлык тернәкләндерү үзәкләрендә 24 февральдә инде традициягә әйләнгән ачык гаилә көннәре узды. Ел башыннан чараларда 477 кеше – сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балаларның ата-аналары һәм аларның гаилә әгъзалары катнашты.
Проектның төп максаты – ата-аналарга мөмкин булган ярдәм чаралары турында мәгълүмат бирү һәм үсеш үзенчәлекләре булган балалар тәрбияләүче гаиләләр өчен аралашу мәйданчыгы булдыру. Быел балаларга иртә ярдәм итү мәсьәләләренә аерым игътибар бирелә.
Киләсе ачык гаилә көннәре март аена планлаштырылган. Катнашу өчен алдан телефон яки электрон почта аша язылырга кирәк. Барлык тернәкләндерү үзәкләренең контакт мәгълүматлары Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы сайтында бар (https://mtsz.tatarstan.ru/service.htm).