21 февральдә Татарстан Республикасы Милли китапханәсендә махсус хәрби операциядә катнашучылар һәм аларның гаилә әгъзалары өчен зур вакансияләр ярминкәсе узды. Чарага 575 кеше килде, шуларның 125 – сугышчылар үзләре һәм аларның якыннары.
Шәһәр һәм республиканың 17 эш бирүчесе эш эзләүчеләргә якынча 3 000 вакансия тәкъдим итте. Вакансияләр ярминкәсе йомгаклары буенча эшкә 153 юллама бирелде.
Шулай ук бу көнне консультация зоналары эшләде, анда белгечләр социаль ярдәм, сәламәтлек саклау, мәгариф һәм юридик мәсьәләләр буенча аңлатмалар бирделәр. Үз эшләрен ачу турында уйланучылар өчен «Минем бизнес» зонасы эшләде. Монда ук дәүләт ярдәменнән файдаланып үз эшләрен ачкан татарстанлыларның эшләнмәләре ярминкәсе тәкъдим ителде.
Чара «Кадрлар» милли проекты кысаларында узды.