21 февральдә Казанда Ватанны саклаучылар көненә багышланган вакансияләр ярминкәсе узачак. Чара «Кадрлар» милли проекты кысаларында уздырыла.
Вакансияләр ярминкәсе махсус хәрби операциядә катнашучыларны һәм аларның гаилә әгъзаларын да кертеп, барлык дәгъвачыларга да кызыклы булачак.
Чарада шәһәрнең һәм республиканың 17 предприятиесе һәм оешмасы вәкилләре катнаша: «Элекон заводы» АҖ, «Казан вертолет заводы» АҖ, «азанькомпрессормаш» АҖ, «Казан оптика-механика заводы» АҖ, «Сетевая компания» АҖ, «Нэфис-Косметикс» АҖ, «Казан шәһәре Азык-төлек һәм социаль туклану департаменты» АҖ, С. П. Горбунов исемендәге Казан авиация заводы – «Туполев» ГАҖ филиалы, Төбәкара клиник-диагностика үзәге, Федераль суд приставлары хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча баш идарәсе, «Метроэлектротранс» МУП, «2 нче Пассажир автотранспорт предприятиесе» МУП, «ВБ-Восток» ҖЧҖ, Россия Эчке эшләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча идарәсе, Росгвардиянең Татарстан Республикасы буенча идарәсе, «Казан дәүләт казна дары заводы» ФКП, «Казан төгәл машиналар төзү заводы» фәнни-җитештерү берләшмәсе» ФКП.
Эш бирүчеләр эш эзләүчеләргә 3 меңгә якын вакансия тәкъдим итәчәк.
Килүчеләр кадрлар хезмәте белгечләре белән шәхсән аралаша, вакансияләр турында актуаль мәгълүмат ала һәм урында әңгәмә уза алачак.
Шулай ук вакансияләр ярминкәсенә килүчеләр өчен:
- үз эшләрен уңышлы ачкан МХОда катнашучылар һәм аларның гаилә әгъзаларының эшләнмәләре ярминкәсе;
- VR-һөнәри юнәлеш бирү буенча мастер-класслар;
- ТР Милли китапханәсе буйлап экскурсияләр;
- МХОда катнашучылар белән әңгәмә;
- Россия Герое Рәсим Баксиковтан батырлык дәресе;
- «МХО катнашучыларының уңыш тарихы» фотокүргәзмәсе;
- мәшгульлек хезмәте, социаль фонд, Медик-социаль экспертиза, сәламәтлек саклау һәм мәгариф министрлыклары, «Минем бизнес» үзәге белгечләреннән социаль, медицина, мәгариф һәм юридик мәсьәләләр буенча консультацияләр.