Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы предприятие һәм оешма хезмәткәрләренең күпсанлы мөрәҗәгатьләренә җавап итеп хәбәр итә.
Россия Федерациясе Хезмәт кодексының 112 нче статьясы нигезендә 23 февраль – Ватанны саклаучылар көне – эшләми торган бәйрәм көн булып санала.
2026 елда биш көнлек эш атнасы булганда 24 февральдән 27 февральгә кадәр эш атнасы дүрт көнгә кадәр кыскара.